мине форум белем ру да тикшереп кенә яздыра башлаганнар!

Мине http://forum.belem.ru/ да тикшерү арткылы гына яздыра башлаганнар!
Бер язмамны төзәткәннәр, анда миңа йала йакканнар, күрсәтермен! Тагын әле моңарчы мин башлаган темада миңа бер нахак атака, йала йагу йазып, мин аңа каршы торгач, ул теманы йабып куйган иде Белем авторы, әле шул соңгы сүзендә дә йала йагыу бар иде, әле анысына җавап бирмәгән!
Язманы төзәтү, модерация арткылы үткәрмәү – бала-чагалык! Мин аларны үз сайтымда әйтә алам ич!
Тагын да башка йазмаларымны үзгәртмәделәрме икән әле, белмәйм, чөнки миннең бер йазмамны өлешчә бетергән, һәм монның турында минга хәбәр килмәде! Монның турында хәбәр итмәү үзе үк гаеп.
Менә ул сөртелгән сүзем:

Белем авторы, http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=734 “урыс теленең [формаль] мәҗбүрилегеннән котылу хәрәкәте-юнәлеше.” темасын ябуың белән килешмим! син моны ябырга тиеш түгел. син моны япмасын өчен, сине ничектер тәрбияләргә, акыл кертергә кирәк, әмма миннән булмас инде ул, “тем более” күп кеше киреләнергә ярата, син дә бәлки шулайдыр.
так. ни өчен аны ябырга ярамый:
1. син кешеләргә дискомфорт ясыйсың, мәсьәлән, миңа.
2. син ул теманы шул теманың бер “ветка” ягъни сөйләшү тармагы аркасында гына яптың – мин күрсәткән майл.ру дагы сөйләшү турында сөйләшү өчен генә. әмма ул тема бит киңрәк. калган мөмкин тармаклары, киләчәктә ул темада сөйләшәсе башка сөйләшүләр хәзер мөмкин түгел. алар өчен яңа тема ачарга да куркып торам.
3. нәфесеңне тыярга кирәк. модерировать итү мөмкинлекләре белән уйнау – нәфес теләкләре. мин инде синең андый теләкләрең булганны күптән сизеп алдым: төрле-төрле көйләнешле форум бүлекләре ясаганга, кайберсендә иске темалар күренми, кайберсенә кайбер кеше генә керә ала, кайберсендә җәһәт җавап юк. мондый комфортны чикләү минемчә “садизм” диеп атала. әмма ярар, мин аларын яңа “ипб” форумын куйгач, шуның белән идарә итү буенча тренировка ясагансың диеп кабул иттем, ләкин аны бер куеп карап нәрсә икәнен аңлагач, нормаль көйләнешкә дә куеп була бит. тагын син бер вакытны мине юкка гына “банить” иттең. ул вакытта ук әйттем бугай инде. спам булмаса, законга каршы килгән әйбер булмаса, рәсми булмаган, мораль законнарга каршы килгән әйбер булмаса, бернәрсәне дә тыясы түгел. ә тыю ул нәфес теләге, үзеңнең “власть”еңне күрсәтү теләге. әгәр синең, форум администраторының характеры билгеле булса, бу синең форумнан кешеләрне этәрергә мөмкин.

Хәзерге күренеше:

Белем авторы, http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=734 “урыс теленең [формаль] мәҗбүрилегеннән котылу хәрәкәте-юнәлеше.” темасын ябуың белән килешмим! …
Үзгәртү сәбәбе: форум кулланучыларына янау һәм аларны кимсетү форум кагыйдәләре белән тыелган

Әгәр миңа премодерация ягъни сүзләремне тикшергәннән соң гына чыгару туктатылмаса, мин бу форумда сөйләшмәячәкмен. Мин моның турында хәзер ул форумда әйтермен. … Менә әйттем:

Юк, яңа тема ачу гына түгел, булганына язганы да тикшерүдән соң гына чыгарыла дигән!
Әгәр миңа премодерация ягъни сүзләремне тикшергәннән соң гына чыгару туктатылмаса, мин бу форумда сөйләшмәячәкмен.

Сүз уңаеннан, мин ул форумда иң күп язымта язган катнашучы идем, һәм ул сыйфатсыз язымталар түгел.

гуглдагы парольне белгәннәрме шунда

ютубта мин караган күп роликлар журналда сакланмаган. бүтән кеше минем аккаунтка кереп аларны сыздырган кебек. парольне алыштырдым. инде бер йылга якын торган иде.

Ай батканда зуррак булып тойыла гына икән

ай батканда зуррак булып тойыла гына икән, ә чынлыкта күренеше шул ук зурлыкта икән: http://ru.wikipedia.org/wiki/Иллюзия_Луны .

яулыкны тыю ул яңа дин ясау

http://forum.belem.ru/index.php?s=&showtopic=739&view=findpost&p=5180 да әйттем:

Дәүләт учреждениесында мөселманча киенәсе түгел дигән закон юк, киресенчә, кеше үз динен тота ала дигән закон бар. Син төрек белән француз хөкүмәте кебек үк саташасың. Диннең дәүләт аерылганлыгы ул башка нәрсәне аңлата – законнарны дини закон булганы өчен чыгармау, ә дингә бәйләнмәгән рәвештә чыгару. Ә инде кешегә ниндидер киемне тыю ул диннең дәүләт аерылуы түгел ә хәтта киресенчә – бу яңа бер дин ясау, хөкүмәтнең шул дин буенча закон чыгаруы була.

мин монда франциядәге кайбер төр мәктәпләрдәге һәм төркиядәге университетлардагы яулык кийеүне тыйыу законнары турында әйттем. ул төркиядәгесе хәзер инде кире кагылган > август-9 9:14 : … йук, кайбер университетларында калган бугай…<.

мон йыл каларат корты йук

мон йыл (бы йыл) колорад корты йук. кыш салкын булды, шунда өшегәннәрдер.

бөтен күктә төтен

бөтен күктә төтен, кояшка карарлык. йыракта урманнар яна. быйыл корылык. бу төтен әле бүген генә безгә килеп җитте.
август-4 22:39 : һәм төтен исе килде. хәзер дә болар бар, әмма кимрәк.

“Psi” урнаштыру, кулланучы теркәү. Беренче 4 өлешкә күчке, ягъни бу “эчтәлек”.

Мин моны “Яшьләр.ру” да яза башладым, үз блогымда да шушындыйны языйм әле:

XMPP чатларга керә торган Psi программасын куллану.

Сәләм.
Мин бу блогта Пси программасын куллану турында рәсемле инструкция яздым.
Бу инструкция 4 өлештән тора:
1. Псины интернеттан алу.
2. Псины урнаштыру һәм синне XMPP системасында кулланучы итеп теркәү (әле теркәлмәгән булсагыз файдалы).
3. Күп кешеле сөйләшүгә керү.
4. “Контакт”-бәйләнеш өстәү.

минем флешкам югалды. 2 гигабайтлы, 340 сумлык, йаңа. йә онытып калдырдым, йә төшеп калды, йә аны кемдер урлады. кем урлады диеп шикләнгәнемне йазып тормайм.

“Psi” урнаштыру, кулланучы теркәү. 4енче өлеш: бәйләнеш өстәү.

Сәләм. “Пси урнаштыру, кулланучы теркәү” дигән теземнең 4енчесен язырмын хәзер. 1енчесе – интернеттан алу турында иде, 2енчесе – урнаштыру һәм кулланучы теркәү, 3енчесе – күп кешеле сөйләшүгә керү. Хәзер “контакт” өстәү турында язырмын. “Контакт” ул джаббер челтәрендәге үзенең торышын, хәзерге хәлен сиңа күрсәтеп тора торган кулланучы адресын аңлата. Торышы, хәзерге хәле дигәнем – “сөйләшеп була”, “сүндерелгән”, “китеп торам” кебек хәлне аңлата. Контакт булып торган адрес белән язышып та була.
Контакт йагъни бәйләнеш өстәр өчен “Пси”ның төп сайлагында “Общее”да “Добавить контакт”ка басасы:
псиның төп сайлагы
Мондай тәрәзә чыгыр:
бәйләнеш өстәү
“Jabber ID:” дигән төшкә сез өстәргә теләгән адресны йазасы да “Добавить”ка басасы. Бу төштә “Добавлен контакт …” дигән хәбәрнең “OK” кнопкасына басасы. Менә болай ул сезнең бәйләнеш исемлегендә урнаша, әмма аның белән хәзер үк сөйләшеп булмай, һәм тоташканмы икәнен белеп булмай:
исемлектә яңа адрес
Әмма сез шушыны өстәүгә, ул кешегә аның рөхсәтен сорау китә. Read the rest of this entry »

“wordpress”ның 59%ының татарчага тәрҗемәсе бар.

“wordpress”ның 59%ының татарчага тәрҗемәсе бар. хәзер вордпресс мы-у-ның диеп йазмайм, чөнки ул “вордпресс” белән берләштерелде. әмма мин әле иске версияныкыны тәрҗемә итеп утырам. күп өлеше туры килә алла бирса йаңа версияга.